Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Бәхет тәмен беләм, туган җирдә генә..."

Китапханәдә "Сердәш" клубы кысаларында "Бәхет тәмен беләм, туган җирдә генә..." дип аталган туган якка багышланган әдәби очрашу узды. Очрашуда күрше Тоба авылында яшәүче Фәнирә Шакирова үзенең туган якка,туган авылга багышлап язган матур шигырьләрен укыды. "Талир тәңкә" җыр-бию ансамбле җырчысы, авылдашыбыз Рания апа Салахиеваның моңлы җырлары очрашуыбызга ямь өстенә ямь өстәде.