Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Кадер хөрмәт сезгә Укытучым"

Укытучылар көне уңаеннан китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан "Кадер хөрмәт сезгә Укытучым" дип аталган әдәби музыкаль кичә оештырылды. Кичә элекеге фото-сүрәтләрдән ясалган видео караудан башланып китте.Бәйрәм барышында укытучылар кроссворд чиштеләр, төрле мәктәп тормышына кагылышлы кызыклы сорауларга җавап бирделәр.Кичәне үзенең моңлы җырлары белән авылыбыз килене Габдуллина Гүзәл һәм өздереп баянда уйнаучы, җырлаучы авылыбыз оныгы Шәйдуллин Нәфис тагыда ямьләндереп җибәрделәр.Мәктәп тормышын үз эченә алган скетч та кунакларыбызның күңеленә хуш килде.Укытучылар эшләгән чактагы күңелле вакытларны искә төшереп, җырлар җырлап бик күңелле утырдылар.