"Әдәплеккә китап аша"
Китапханәдә балалар белән "Әдәплеккә китап аша" дип аталган тәрбия сәгате үткәрелде. Балалар белән яхшы сүзнең тәэсир көче зур икәне, әти- әнигә, өлкәннәргә, тирәбездәге кешеләргә карата шәфкатьле булырга, дусларыңа, классташларыңа игьтибарлы, ярдәмчел булырга кирәклеге турында сөйләштек. Тәрбия темасына багышланган мәкальләр, шигырьләр, хикәяләр укыдык.