Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Сугыш елы орденнары"

Китапханәдә "Сугыш елы орденнары" дип аталган танып-белү сәгате үтте. Бөек Ватан сугышында совет халкы гаҗәеп зур батырлыклар күрсәтте. Бу сугышта 11 меңнән артык кеше Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исемгә лаек булды. 13 миллионлап кеше сугышчан орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде.                                                              

Балалар шушы сугыш вакытында геройларга,батырларга бирелгән орден-медальләр белән таныштылар, кызыклы мәгълүматлар алдылар.