Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Китаплы даруханә"

Китапханәдә "Китаплы даруханә" дип аталган китап күргәзмәсе төзелде һәм аңа күзәтү үткәрелде.Күргәзмәгә төрле дару үләннәре, файдалы киңәшләр язылган китаплар,рәсемнәр, брошюралар куелды. Балалар белән китаплар һәм рәсемнәр ярдәмендә, дару үләннәрен танырга, кайсы дару нинди чирдән һәм нинди витаминнарга бай икәнен өйрәндек. Бу чара сорау- җавап формасында алып барылды. Балалар сорауларга бик теләп җавап бирделәр, кызыксынып дару үләннәрен өйрәнделәр.