"Китапханәнең чикләре юк"
Кама Аланы бистәсендә " Китапханәнең чикләре юк" дип аталган китап фестивале гөрләп узды. Бу бәйрәм балаларны һәм өлкәннәрне үз янына җыйды. Район авыл китапханәчеләре аларны матур итеп бизәлгән мәйданчыкларда каршы алдылар. Һәр мәйданчык- татар, рус, керәшен, чуваш халыкларының милли чигүләре, кул эшләре, өй кирәк-яраклары белән бизәлгән иде. Шулай ук китап күргәзмәләре, милли ризыклар белән өстәл оештырылды. Һәр мәйданчык балаларга уеннар һәм мастер -класслар күрсәтте.