Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

""Түбән Кама гиганты"

Китапханәдә Химиклар көненә һәм Түбән Кама нефтехим заводының 55 еллыгына багышланган очрашу оештырылды. Китапханәдә "Түбән Кама гиганты" дигән очрашу оештырылды. Очрашуга химия заводында эшләп лаеклы ялга чыккан авылдашыбыз Афзалов Дамир абый чакырылды. Аларның гаиләсен химиклар династиясе дип атасакта ялгышмабыз. Дамир абыйның тормыш иптәше  Фәния апа да шунда эшләп лаеклы ялга чыкты, кызлары һәм уллары, кияү-киленнәре дә химия заводында хезмәт куялар.

Очрашуда Дамир абый химия заводы ,үзенең эшләгән еллары турында искә алып сөйләде. Китапханәче Түбән Кама, аның химия заводы турында язылган китапларга күзәтү ясады.