Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Диңгезче язмалары"

Күренекле язучы- прозаик, публицист Миргазиян Юныс 1927 елның 25 маенда Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында туа. Аның бала һәм үсмер чагы сугышка кадәрге һәм сугыш елларына туры килә. Аңа "Альбатрос" язмышы" китабы өчен 2004 елда Татарстанның  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

Китапханәдә Миргазиян Юнысның тууына 95 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе төзелде.