Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Күңелемдә яшьлек моңнары"

Кызыл Чапчак авыл китапханәсе кысаларында эшләп килүче "Сердәш" клубы белән, халык сәнгате һәм мәдәни мирас елы уңаеннан "Күңелемдә яшьлек моңнары" дип аталган әдәби-музыкаль очрашу үткәрелде. Очрашуга килгән апалар яшьлек елларын искә алып моңайдылар, шул чакларда башкарылган яшьлек җырларын, кичке уенлыкта уйнаган уеннарны искә төшерделәр. Очрашу яңартылган яшьлек хәтирәләре аша матур җырлар белән үрелеп барды.