Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Еллар җуймас халык күңеленнән"

Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быелгы яз 77 нче тапкыр каршылый.Әлеге датаны искә алмаган бер генә кеше дә, билгеләп үтмәгән бер генә төбәк тә юктыр мөгаен. 8 май көнне безнең авылыбызда да  Җиңү бәйрәменә багышланган митинг узды.Анда мәктәп укучылары, тыл ветераннары,килгән кунаклар, авылдашлар катнашты.Бәйрәм укучылар, авыл үзешчәннәре белән берлектә әзерләнгән концерт һәм чыгышлар белән үрелеп барды.