Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Тукай энҗеләре"

Г.Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетерә алмаслык рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.Һәр елны аның туган көне уңаеннан китапханәләрдә төрле чаралар уза. Быел китапханәбездз Тукай иҗатына багышланган "Тукай энҗеләре" дип аталган шигърият сәгате үтте.