Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Язлар саен кайта Тукай"

Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен ,аның иҗатының бөеклеге,асыл мәгънәсе тагын да куәтлерәк һәм тирәнрәк ачыла бара. Чын шагыйрьләрнең гомере арифметик саннар белән генә бәяләнә алмый.Даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә. Тукай бүген дә әдәбиятнең алгы сафында баруын дәвам итә, бүген дә милли аң үсешенең юлбашчысы булып кала килә. Заман тудырган һәм милләтне борчыган бик күп сорауларга җавапны Тукай әсәрләреннән табарга мөмкин.Китапханәдә Г.Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган "Язлар саен кайта Тукай" дип аталган китап күргәзмәсе эшләп килә.