Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Ә галәмдә ниләр бар"

Элек -электән кешеләр очарга, йолдызлар арасына сәяхәт кылырга,Җир ,Кояш һәм башка планеталар турында күбрәк белергә хыялланганнар. Балаларны шушы гаҗәеп серле галәм киңлекләре белән таныштыру йөзенннән китапханәдә "Ә галәмдә ниләр бар?" дип аталган әңгәмә үткәрелде. Безнең әңгәмәбез  "Галәм киңлекләрендә" дигән китап күргәзмәсе янында әңгәмә-диалог формасында үтте. Балалар беренче космонавт ,Ай, Кояш системасы һәм башка планеталар турында мәгълүмат алдылар һәм үзләренең белгәннәре белән дә бик теләп уртаклаштылар.