"Бергә - бергә күңелле"
Балаларны халкыбызның йөрәк түреннән шытып чыккан җәүһәрләре - әкиятләр белән таныштыру, бу әкиятләрнең эчтәлеген һәм тәрбияви үзенчәлекләрен ачыклау, татар халык әкиятләренә мәхәббәт тәрбияләү йөзеннән китапханәдә "Бергә-бергә күңелле" дип аталган тәрбия сәгате үтте. Балалар белән төрле татар халык әкиятләрен кычкырып укыдык һәм тәрбияви анализ ясадык.