Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Кай якларның суын эчтегез сез"

Халык сәнгате һәм мәдәни мирас елы уңаеннан китапханәдә "Серләш" клубы һәм балалар белән берлектә "Кай якларның суын эчтегез сез" дип аталган хәтер сәгате үткәрелде. Төрле төбәкләрдән безнең авылга килен булып төшкән апалар үз якларының гореф- гадәтләрен, йолаларын, үзләре уйнап үскән уеннарны искә төшерделәр, яшь буынга җиткерделәр.