Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Почтальон Печкинның серле сумкасы"

Китапханәдә балалар  мавыктыргыч газета- журналлар дөньясына сәяхәт кылды. Алар китапханәгә килүче матур рәсемле вакытлы матбугат басмалары белән танышты. Балалар бу басмаларның нинди танып белү һәм күңел ачу материалларыннан торуын, һәр санда укучыларны кызыклы әкиятләр, хикәяләр, матур шигырьләр көтеп торуын белде. Шулай ук журналлар башваткычлар, ребуслар, кроссвордлар, бәйгеләр һәм белемнәрне үстерүче викториналарга бай. Яшь китап сөючеләр зур кызыксыну белән аларны карады, үзләренә яңа һәм мавыктыргыч мәгълүматлар алды.