Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

Моабит дәфтәрләре"

15 февраль көнне китапханәдә татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлилнең иҗатына мәхәббәт уяту,аның шигырьләренең бөеклеген аңлату,горурлык хисләре тәрбияләү йөзеннән балалар һәм өлкәннәр катнашында "Моабит дәфтәрләре" дип аталган шигърият сәгате үткәрелде. Алдан "Үлемне җиңгән җырлар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.Шигърият сәгатендә  шагыйрьнең иҗаты,тормышы,"Моабит дәфтәрләре"нең туган илгә кайту тарихы яктыртылды.Шигырьләре,җырлары башкарылды.Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.