Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Кендек әбекәем"

"Синең шәхесләрең Татарстан" рубрикасы астында,ТАССРның 100 еллыгы кысаларында мәдәният йортында "Кендек әбекәем "дип аталган сәхнәләштерелгән әдәби кичә үткәрелде.Кичәнең кунагы,1960 елда авылыбызга акушерка булып эшкә килгән һәм килен булып төпләнеп калган Хабибуллина Елена Степан кызы чакырылды.Лена апа эш дәверендә авылыбызның 49 баласының,шулай ук тирә-як авыл балаларының күбесенең кендек әбисе.Кичә Лена апаның истәлекләре,хәтирәләре һәм җырлар,котлаулар белән үреп алып барылды.