Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Көчлелегең белән горурланма,кешелегең белән горурлан"

7 декабрь көнне инвалидлар атналыгы кысаларында,балаларны тормышта югалып калмаска,нинди генә очракта да үз максатыңа ирешергә өйрәтү,кешелеклелек,мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү максатыннан китапханәдә "Көчлелегең белән горурланма,кешелегең белән горурлан" дип аталган мәрхәмәтлелек сәгате үткәрелде."Язмышларга буйсынмас җаннар" дип аталган китап күргәзмәсе төзелде.Дәрес барышында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.Физик мөмкинлекләре чикле булган язучыларыбыз Ф.Яруллин,Г.Сәгыйров,М.Логинова,К.Шафикова һәм башка язучыларның тормыш юлы ,иҗаты яктыртылды.