Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Һөнәрле кулда җәүһәр бар

Казанда август азагында үтәчәк һөнәри осталык дөнья чемпионаты, Татарстанда Эшче һөнәрләр елына багышлап кичә үткәрелде. "Кем булырга?" күргәзмәсе буенча эшче һөнәрләр турында сөйләштек. Очрашуның кунагы - хезмәт ветераны, Бигеш аэропорты ачылган көннән 22 ел буе радиооператор булып эшләгән, 34 яшендә III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән авылдашыбыз Ранизә Раиф кызы Нуретдинова бу һөнәрне ничек сайлавы, профессиональ белем алуы, ул хезмәтнең нечкәлекләре, эшче һөнәрләрнең дәрәҗәле булуы, аэропортка хезмәт күрсәтүче күп төрле һөнәр ияләре турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.