Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Хуш киләсең, изге Рамазан!

Якынлашып килүче Рамазан аен каршылап дини кичә үткәрдек. Кичә дини эчтәлекле шигырьләр, җырлар, мөнәҗәтләрдән торды, “Җиде могҗиза” исемле сәхнә күренеше күрсәтелде. Районыбызның имам мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов ураза турында вәгазь сөйләде. Кичәнең сценариен язды һәм чыгыш ясаучыларны әзерләде китапханәчеләр.