Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Хөрмәткә лаек инсан

Күренекле дин әһеле, язучы, мәгърифәтче, халык табибы Таҗетдин Ялчыголга багышлап фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Авылыбызда 1792-1799 елларда яшәгән бу олуг шәхеснең тәрҗемәи хәле, иҗаты буенча тарих укытучысы Гарипов Р.Ф., татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Л.Р., мәчеттә гарәп теле дәресләре алып баручы Сәхәбиева Ә.Ф., китапханәче Фәрхетдинова Г.Р., Зәй шәһәреннән килгән кунак Т.Ялчыголның җиденче буын оныгы Гамир Госман улы Таҗетдинов, авыл имамы Гарипов Н.Р. чыгыш ясадылар. Авыл тарихына әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде, мөнәҗәтләр әйтелде. Чарада Түбән Кама аксакаллар шурасыннан, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасыннан килгән кунаклар катнаштылар.