Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

"Нәүрүз юлга чыккан бит, умырзая шыткан бит"

Нәүрүз бәйрәме гөрләп үтте. Казанда ботка пеште, авылдашлар нәүрүз коймагы белән кайнар чәй эчтеләр. Бу бәйрәмнең тарихын искә төшердек, такмак-такмазалар әйтеп теләкләр теләдек, җырладык, биедек. Нәүрүзбикә белән Кар әби тартыштылар. Бәйрәмгә килеп кергән Хуҗа Насретдин уеннар, ярышлар оештырды.