Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Театр һәм балалар

Театр елына багышлап театр түгәрәгенә йөрүче балаларга танып-белү сәгате үткәрелде. Балаларга “Театр – тылсымлы учак” китап күргәзмәсе янында театр сүзенең мәгънәсе, театр тарихы, балалар өчен беренче театрлар, республикабызда, районыбызда, авылыбызда эшләп килүче театрлар, аларның балалар өчен куйган әсәрләренең әһәмияте турында сөйләдек, сораулар бирдек. Соңыннан театраль уеннар уйнадык.