Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Туган телем - иркә гөлем

Халыкара Туган тел көне уңаеннан мәктәптә үткәрелгән кичәдә катнаштык. Бу көннең тарихы, туган телдә сөйләшүнең әһәмияте, тел турында мәкальләр, табышмаклар, шигырьләр сөйләнде. Укучылар татар, рус, инглиз телләрендә композицияләр белән чыгыш ясадылар, таҗик малае туган телендә шигырь сөйләде, һинд кызы биюе башкарылды. Күмәк “Туган тел” җырын җырлап тәмамладык.