Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Әфганстан - йөрәк ярасы

Урта мәктәп белән берлектә Әфганстаннан безнең гаскәрләр чыгарылуга 30 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе үткәрдек. Кичәдә бу сугышта катнашкан якташларыбыз Ахунов Н.Җ., Фәсәхетдинов И.С., Демидов И.С., Гәрәев Ф.Р. катнаштылар, истәлекләре белән уртаклаштылар, укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр. Әдәби-музыкаль композиция, презентация, видеоролик күрсәтелде, китап күргәзмәсе әзерләнде.