Халык авыз иҗаты - әкиятләр
Балалар бакчасына йөрүче балалар белән әкиятләр, аларның төрләре турында сөйләштек. Презентация күрсәтелде. Балалар мисаллар китерделәр, әкиятләр сөйләдек. Балалар тылсымлы әкиятләр герое – Убырлы карчык, хайваннар турында әкиятләр герое – Төлке белән очраштылар. Соңыннан хәйләкәр төлке турында берничә әкият күрсәттек.