Театрның бер көне
Уртак чара – Шәңгәлче мәдәният йорты оештырган театр елына багышланган кичәдә катнаштык. Үзебездә театр елын каршылап үткәргән кичәгә әзерләнгән программаны күрсәттек: Х.Вахитның “Беренче мәхәббәт”, Х.Ибраһимның “Кызыма килер йөз кеше”, Р.Хөсәенованың “Табылдык” драма әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде, спектакльләрдән җырлар башкарылды.