Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Ленинград блокадасы өзелү - каһарманлык символы

2-11 класс укучыларына Ленинград блокадасы өзелүнең 75 еллыгына багышлап тарих сәгате үткәрелде. Балалар ясаган “Блокада Ленинграда” рәсемнәр күргәзмәсе һәм китап күргәзмәсе белән таныштырылды. Тарих укытучысы Гарипов Р.М., 10 сыйныф укучысы Ризванова Э., китапханәче Гарипова Ф.Г. Ленинград блокадасы турында тарихи мәгълүматлар, блокада балалары,  анда катнашкан авылдашларыбыз турында сөйләдек. Соңыннан видеофильм күрсәтелде.