Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Яшьлегем урамнары

Алдан авыл буенча йөреп һәр урамның иң пөхтә капка төпләре, иң чәчәкле йорт алды бакчалары фотога төшерелде, шул фотолардан күргәзмә стенд эшләнде. Кичә барышында стендка күзәтү үткәрелде, авылыбызның уңган кешеләре үстергән гөл-бакчалар бер дә парк һәм скверлардан ким түгел икәнлеге ассызыкланды.

Бәйрәмгә килүчеләр үз урамнарын яклап, ярышып чыгыш ясадылар: ни өчен урам шулай аталган, урам сүзе кергән җырлар бәйгесе, Б.В. сугышында катнашкан урамдашларны санау, иң оста биюче урам, әдәбият елы уңаеннан иң күп китап укучыларны әйтеп китү, әдәби образга кереп өзек күрсәтү һ.б. Бәйрәм җырлар, биюләр белән үрелеп барды.