Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Могҗизалы Яңа ел

Яңа елга багышланган кичәнең геройлары Хоттабыч карт, Кыш бабай, Кар кызы, Иске ел, Яңа ел, Астролог булды. Үтеп баручы елга йомгак ясадык,  кыш турында шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык, төрле милләт биюләре башкардык, күңелле ярышлар үткәрдек, бүләкләр бирдек. Кичә ике телдә булды, Байданкинодан килгән кунаклар да чыгыш ясады.