Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Безне комсомол тәрбияләде

 

“Чордашлар” клубында чираттагы очрашу комсомолның 100 еллыгына багышланды. Кичәдә катнашучылар арасында 70 нче еллар азагында совхоз комсомол оешмасын җитәкләгән Хөснуллин Мансур Гарипович, шул чорның комсомол активистлары катнашты. “Комсомол – ул якты хатирә” күргәзмәсе әзерләнде. Һәркем хатирәләре белән уртаклашты. Кунаклар өчен интеллектуаль уен үткәрелде. Алар октябряттан алып коммунист булуга кадәр сынауларны үттеләр.