Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Коймагы да коймагы

“Чордашлар” клубында чираттагы очрашуны татар халык ашларының бер төре – коймакка багышладык. “Әбием коймаклары” җырын тыңлап башладык. Гүзәл Әдһәмнең “Коймак” хикәясен кычкырып укыдык. Коймакларның төрләре турында сөйләштек. Килгән һәркем гаиләсендә яратып пешерелә торган коймак рецепты белән уртаклашты, коймак белән бәйле мәзәк, кызыклы хәлләрне сөйләде, пешереп алып килгән коймагын тәкъдим итте.