Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Китап укучы әби

“Чордашлар” клубында чираттагы очрашуны яңа китапларга багышладык, укучы бенефисы итеп үткәрдек. Башта “Ел китабы” күргәзмәсенә күзәтү үткәрдем. Мостафина Фәридә китапханәнең 40 еллык укучысы. Быел ул укыган яңа китаплардан күргәзмә әзерләдек, формулярын куйдык. Китап уку турында сөйләдек, Фәридә ханым сорауларга җаваплар ( нинди темага укырга ярата, яраткан авторы кем, беренче укыган китабын хәтерлиме, безгә үзе укыган кайсы китапларны тәкъдим итәр иде һ.б.) бирде. Быел укыган китапларына күзәтү үткәрде, табышмакларга җаваплар бирде.  Шушы көннәрдә генә (15 сентябрьдә) аңа 65 яшь тулды,юбилее белән котладык.