Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Халкыбызның җан авазы - мөнәҗәтләр.

“Чордашлар” клубында чираттагы очрашу – мөнәҗәтләр кичәсе. Нәрсә ул мөнәҗәт? Шул турыда сөйләштек. Мөнәҗәтләрнең тәрбияви роле, төп төркемнәре,тарихы турында сөйләдем. Очрашуда катнашучылар элек әбиләрдән ишеткән мөнәҗәтләрне искә төшерделәр. Абдуллина Рәйсә, Таһирова Гөлзада, Нуретдинова Раниза апалар дини мөнәҗәтләр, Якупова Разия ана белән бала мөнәсәбәтләренә мисал – “Ана” мөнәҗәтен, Әхмәтшина Фәүзия яшәү белән үлем төркеменә караган “Исмәле, җил!” һ.б. көйләп әйттеләр. Китапханәдә булган мөнәҗәт китапларына күзәтү үткәрдек.