Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Сау бул, каникуллы җәй

Каникулны төгәлләп балалар өчен бәйрәм ясадык. Җәйге яллар ничек үтүе турында сөйләштек, тиздән Республика көне икәнлеген исләренә төшердек. “Туган ягым Татарстан” дигән темага викторина үткәрдек, җырлар җырладык. Алга таба дуслыкны чагылдырган командалы уен-ярышлар үткәрдек. Соңыннан балалар ромашка таҗларына үзләренең алдагы көннәргә теләкләрен яздылар.