Татар дөньясының күренекле вәкиле
Зәй районы оештыру комитеты чакыруы буенча 6 нчы мәртәбә узучы республикакүләм Ялчыгол укуларында катнаштым. Быел ул Имәнлебаш авылында “Татар дөньясының күренекле вәкиле” исеме астында узды. Анда республикабызның төрле районнарыннан, Казаннан чакырулы кунаклар – галимнәр, дин әһелләре, тарихчылар, Ялчыгол нәселенең дәвамчылары катнашты.