Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Изге Болгарга сәяхәт

Мәдәният йорты һәм китапханә активистлары (“Чордашлар” клубы) өчен Болгарга экскурсия оештырдык. Экскурсовод өч сәгать дәвамында истәлекле урыннар, биналар, корылмалар, музейлар, аларның экспонатлары белән таныштырды. Танышуны Ибраһим коесыннан су эчеп башладык, Ак мәчет янында тәмамладык. Юлда апаларыбыз матур итеп аралашып бардылар, кайтканда алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.