Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Сөлге чигәм ефәк җепләр белән

Суккан, чиккән сөлгеләр татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл. Һәр йортта да мондый сөлгеләр бар, кайберләрен китапханәгә, мәдәният йортына бүләк иттеләр. Очрашуга килгән һәркем үзенең сөлгесе турында сөйләде: кемгәдер әнисеннән калган, кемдер үзе чиккән, кемгәдер бүләк иткәннәр. Мәсәлән, 80 яшьлек Миннур апа әнисе суккан җитен сөлге турында сөйләде. Сөлге турында җырлар, шигырьләрне барладык. Күргәзмәдәге сөлгеләрнең төрләре, чигү үрнәкләре турында сөйләдек.