Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Нәни кызлар бәйгесе

  8 март бәйрәменә багышлап балалар иртәсе үтте. 5 кызчык өчен төрле ярышлар үткәрелде: Тукай шигырьләрен белү – “Дәвам итегез”, әниләрне бәйрәм белән котлау, табышмакларның җавабын әйтү, чисталык, өлгерлекләрен тикшерү ( идәннән чүпләрне җыеп алу, хәрефләрдән тиз генә үз исемеңне төзү, чәч үрү). Кызлар төрле милләт биюләрен биеп тә ярыштылар, үзләренең биюдә осталыкларын күрсәттеләр. Кызлар төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр:”Иң шаян кыз”, “Иң пөхтә кыз”, “Иң җитез кыз” һ.б. Китапханә укучысы буларак та бәя бирелде.