Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

"Без - Дуслык урамыннан"

Интернациональная урамында яшәүчеләргә багышланды. Авыл тарихы, урам тарихы, анда яшәүче хөрмәтле кешеләр турында сөйләнде. Урамда унлап милләт вәкиле яши. Урамга исем дә шуны күздә тотып бирелгән. Төрле милләтләрнең дус, тату яшәвенә, милләтләр бердәмлегенә басым ясалды. Шул көннәрдә 90 яшен тутырган хезмәт һәм тыл ветераны Фатыйма әби Хәбибрахманованы сәхнәгә чыгарып котладык, шул уңайдан Президент хатын укыдык. Кичәдә урамыбызның яңа туган сабыеннан алып бар кеше дә искә алынды. Кул эшләреннән, чәкчәк, өйдә пешерелгән тортлардан күргәзмә эшләнде. “Капка төбе” фольклор күренеше күрсәтелде. Талантлы урамдашларыбыз чыгыш ясадылар:җырладылар, биеделәр, нәфис сүз дә булды, көлкеле сәхнә әсәрләре дә күрсәтелде.