Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Даһилар да бала булган

Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланды. Президент Указы белән таныштырып башладым. Г.Тукайның "Шиһап хәзрәт" шигырен кычкырып укыдык. Кем соң ул Шиһап хәзрәт? Шул сорауга җавап биреп тормыш юлына, эшчәнлегенә күзәтү үткәрдем, күргәзмәдәге китаплар, язмалар белән таныштырдым. Мәрҗанинең балачагына басым ясалды. “Мәрҗанинең шуклыклары”, “Мәрҗани һәм ак тавык”, “Көрәшче Шиһап” истәлекләре белән таныштырдым.(“Ялкын журналы, 1998, №1)