Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Синең җырларыңны җырлау иң зур бәхет безнең өчен

Шагыйрә, Тукай премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел тулуга багышланган истәлек-кичә булды. Кичәдә шагыйрәнең тормыш һәм иҗат юлына күзәтү үткәрелде,  шигырьләре яттан сөйләнде, егерме ике җыры җырланды, “Гайфи бабай, өйлән давай!”, “Кем гүзәл” спектакльләреннән өзекләр, “Иремне урладылар”юморесткасы сәхнәләштереп күрсәтелде, “Казан мәзәкләре” сөйләнде. Китапханәдә китап күргәзмәсе эшләде.