Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Яулыкларда - халкым тарихы

Нинди генә милләт кешесен күзәтмә, бар җирдә дә яулык – символ булып тора. Кемдер башына бәйләгән, кемдер иңенә салган... Татар хатын-кызларының символы – ак яулык. Хатын-кызлар күрке – яулыклар турында сөйләштек, шәлләр, яулыклар тарихы белән таныштык, авыл тарихыннан мисаллар китердек. Һәркем үзе өчен истәлекле булган яулык яки шәл ябып, алып килгән иде. Истәлекләре белән уртаклаштылар. Яулык, шәл сүзе кергән җырлар буенча “Бу юллар кайсы җырдан?”, “Бу җырда яулык турында нинди юллар бар?” җырлы викториналарын үткәрдек. Дания Гайнетдинованың “Ак яулык” хикәясен яттан сөйләдем.