Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

"...Баттал икәнемне онытсам да, постта икәнемне онытмам!"

Әдәбият елына һәм Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Салих Батталның тормышы һәм иҗат юлы турында әдәби сәгать үткәрелде. Дөньяның ачысын-төчесен күп татырга туры килгән үзенчәлекле шәхес, татар әдәбиятына беренче булып, яңа юлдан, самолетка утырып, очучы булып килеп кергән язучы турында сөйләдек, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрдек, төрле елларда язылган шигырьләрен, "Чирмешән якларында" шигъри романыннан өзекләр укыдык