Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Авыл бәйрәме

Питрау бәйрәме итеп үткәрелергә тиеш иде, яңгырлар булу сәбәпле соңгарак калып, Авыл бәйрәме итеп үткәрелде. Бу авылларда клублар, мәктәпләр юк, аны үткәрүдә Каенлы мәдәният йорты һәм китапханәсе катнашты. Китапханәче Гарипова Ф. сценарийның татарча өлешен төзеде, Байданкинода яшәүче Миронов М.М. белән бәйрәмне алып барды. Бәйрәм программасында төрле уеннар, спорт ярышлары, кызыклы бәйгеләр, котлау-бүләкләүләр (авыл җирлегендә бердәнбер сугыш ветераны Кириллов С.П., күп балалы Баклага Николай һәм Ириналар гаиләсе, яңа туган Боярова Дарья, беренче класска баручы Красильникова Регина һ.б.), җырлар, биюләр булды. Елга бер тапкыр була башлаган мондый бәйрәмне бу авыллар халкы көтеп ала.