Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Без - китап укучы гаилә

19 июньдә мәктәп яны лагерендә "Без - китап укучы гаилә" дип исемләгән квиз уены үткәрелде. Чараның геройлары - Багиннар гаиләсе:Ольга Васильевна, Алёна һәм Лиза. Алар - китап сөюче әни һәм балалар. Башта балаларны бу гаилә белән якыннанрак таныштыру өчен интервью алдык - китап укулары турында төрле сораулар бирдек: иң яраткан китабыгыз, соңгы вакытта укыган китабыгыз, иң беренче укыган китабыгыз, кайсы язучы әсәрләрен яратып укыйсыз һ.б. Дәвам итеп аларның ни дәрәҗәдә күп укуларын белү өчен төрлечә сынадык: әдәби әсәрләр, әкиятләр, шигырьләр белән бәйле сораулар, табышмаклар бирдек, конкурслар үткәрдек. Гаилә белән "Өч аю" әкиятен сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Багиннар гаиләсе үзләренең чыннан да күп китап укучы гаилә булуларын расладылар.