Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Түбән Кама шәһәре сабантуе

Халкыбызның күңел бизәкләре, сөлгеләр, кулъяулыклар, милли ризыклар, китаплар белән бизәлгән фотозона хуҗасы булдык. Күпләр безнең белән истәлеккә фотога төште.Түбән Кама шәһәре сабантуенда "Чәй табыны - гаилә җаны" фотозонасы.
Узган еллардагы кебек, бу юлы да шәһәрдәшләребез һәм бәйрәм кунакларын керә-керешкә үк татар халкының кунакчыллыгын, юмартлыгын чагылдырган "Чәй табыны - гаилә җаны" фотозонасы каршы алды. Милли кием кигән китапханәче кызлар бәйрәмнең матур бизәгенә әйләнде. Кем генә теләмәде үзләре белән фотога төшәргә: Баулы, Казан, Сарман, Нефтекама каласыннан килүчеләр, Уфа, Самара кунаклары да читләп үтмәде. Бер кунагыбыз: "Әлеге фотоны Германиягә җибәрәм, туганнарым рәхәтләнеп карасын", - дисә, икенчесе "Америка алып китәм", - дип гаҗәпләндерде. "Сезне күргәч, кәефләр күтәрелә, нинди гүзәл безнең татар кызлары, дип сокланып китәбез", - диләр.