Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Сабантуй - 2024

Ай, икегез, икегез,
Икегезнең битегез.
Икегез дә пар килгәнсез -
Тигез гомер итегез.
Бу җыр, теләк һәр татар туенда җырлана. Тик тигез, парлы булып бик сирәкләр алтын туйга барып җитә. Алтын туйларын билгеләп үтүче 2 гаилә Сабантуенда котланды. Бу бәхетле парлар - Рафаил һәм Гөләндәм Хәбибуллиннар, Мәхмүт һәм Гөлфия Гиниятуллиннар. Авылдашларыбызга һәр яктан үрнәк булып гомер кичерүче бу гаиләләргә исәнлек-саулык, тигез картлык, балалар, оныкларның кадерлеләре булып яшәүләрен телибез.