Сабантуй - 2024
Сабантуйны үткәрү комиссиясе составында эшләдек.
Бәйрәм программасы: Пролог – “Сабантуйга рәхим итегез!” дигән җырлы-биюле композиция. Сабантуй флагы күтәрелде, бүләкләүләр булды. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Марина Валерьевна Камелина бәйрәм кунагы булып килде, котлады. “Тулпар” җыр һәм бию ансамбле, Минзәлә театры артистлары бәйрәмгә ям өстәде.
Милли бәйгеләр, уеннар, ат чабышы, концерт программасы дәвам итте. Яңгыр да явып алды. Милли бәйрәмебез бик матур үтте.